Алабуга интернат-йортында яшәүчеләрнең файдалы һәм кызыклы ялы

2021 елның 28 мае, җомга

Көннән-көн Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-терапияне ешрак кулланалар. Бүген хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән чираттагы дәрес үткәрде.

Кәгазь кисәкләреннән аппликация ясау техникасында социаль хезмәт алучылар иҗади эшләр башкардылар. Дәреснең идеясе элек Мәскәү юридик университеты волонтерлары уздырган онлайн-мастер-класстан алынды.

Мондый төрдәге дәресләр бик гади һәм шул ук вакытта кызыклы да. Моннан тыш, аларны үткәрү өчен бары тик иске гәҗитләр, төсле кәгазь, буяулар, клей кирәк.

Интернат-йортта яшәүчеләрнең уртак иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә искиткеч рәсемнәр барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International