Җәлил интернат-йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

2021 елның 28 мае, җомга

Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган «Күңелле стартлар» дигән чара узды. Ул саф һавада үтте.

Чараның программасына конкурслар, викториналар, эстафеталар һәм хәрәкәтчән уеннар кертелгән иде. Күңелле стартларда катнашучылар җитезлек, көч, тизлек, зирәклек, командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Алар барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар социаль хезмәт алучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен стимул булып тора, зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International