Балтач районыннан сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 28 мае, җомга

26 май көнне Балтач муниципаль районында Янгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Гыйльман кызы Абдуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәм уңаеннан юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы, социаль яклау бүлеге исеменнән һәм соңгы эш урыныннан рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы башланганда Нәкыя Гыйльман кызына 10 яшь була. Сугыш елларында ул колхозда эшли, ә кичләрен өлкәннәргә фронт өчен йон бияләйләре һәм оекбашлар бәйләргә ярдәм итә. Сугыштан соң, пенсиягә кадәр колхозда сыер савучы булып эшли, «Атказанган терлекче» исеменә ия була.

Бүгенге көндә ветеран кызы гаиләсендә, якыннарының кайгыртуына һәм игътибарына сөенеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International