«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә кулинария мастер-классы узды

2021 елның 28 мае, җомга

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кулинария мастер-класс узды. Тәрбияләнүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен стаканчикта ясала торган популяр десерт – трайфл әзерләргә өйрәттеләр.

Дәреснең биремен иң кечкенә катнашучылар да башкарып чыкты. Барлык әниләр дә бу гади, әмма гадәти булмаган рецептны ошаттылар һәм шунда ук язып алдылар. Һәр тәрбияләнүче алга таба тернәкләндерү процедураларын үтү өчен уңай кәеф алды.

Чара «Сандугач» Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International