Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә К. И. Чуковский әкиятләре буенча әдәби викторина уздырылды. Дәрес балаларның язучының иҗаты турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
Корней Чуковский шигырьләре һәм әкиятләре балачактан ук киң катлам укучыларга таныш. Аларны нәниләр дә, өлкәнрәк балалар да ярата. Үзәк карамагындагыларның иң яраткан әсәрләре – «Мойдодыр», «Федорино горе», «Муха-Цокотуха», «Краденое солнце», «Тараканище». Викторина вакытында алар әкиятләрнең сюжетларын искә төшерделәр, язучының яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
Чара ярдәмендә балалар китапның кешенең иң яхшы дусты булуына, ә уку күзаллауны киңәйтә һәм хәтерне ныгыта икәненә тагын бер кат инандылар.