«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә картиналар күргәзмәсе оештырылды

2021 елның 28 мае, җомга

26 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлекнең социаль хезмәт алучылары «Номерлар буенча рәсем ясыйбыз» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе оештырдылар.

Чарада катнашучылар номерлар буенча картиналар кайчан, кем тарафыннан һәм ни өчен уйлап табылганын белделәр. Ай дәвамында тернәкләнүчеләр үз эшләре өстендә эшләделәр һәм чын иҗади шедеврлар ясадылар. Күргәзмәдә 10 социаль хезмәт алучыларның эшләре тәкъдим ителде. Алар барысы да грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International