Өлкән яшьтәге Зәй халкына вакцинацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр

2021 елның 28 мае, җомга

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Зәй районында көн саен 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтү эше алып барыла. Чаралар график нигезендә, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Зәй үзәк район хастаханәсе һәм авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының үзара тыгыз хезмәттәшлектә эшләүләре ярдәмендә алып барыла.

Май аеннан пенсионерлар арасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең әһәмияте турында аңлату әңгәмәләре үткәрелә. Диспансерлаштыруга килгән гражданнар COVID-19га каршы Россия вакциналарының төрләре, аларның эшләү принциплары, үзенчәлекләре һәм чикләүләре турында тулы мәгълүмат язылган белешмәлекләр алалар. Өлкән яшьтәге гражданин аның белән өендә таныша һәм үзе өчен карар кабул итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International