«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләрне уяулыкка өндиләр

2021 елның 28 мае, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барыла.

27 май көнне тернәкләнүчеләр өчен «Без – тынычлык өчен, терроризмга – юк!» дигән тематик чара үткәрелде. Балаларга террорчылык һәм экстремизмның нәрсә икәнлеген һәм шикле предметларга тап булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Әңгәмәдә катнашучыларга шулай ук үз тирәңдәге хәлләрне һәрвакыт контрольдә тотарга кирәклеге турында да искәрттеләр.

Террорчылыкка каршы аң формалаштыру буенча профилактик эш алып бару максатыннан тәрбияләнүчеләргә видеоматериал күрсәтелде.

Тәрбиячеләр Филсинә Гарәфиева һәм Алия Сабирова сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тота белүне тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International