25 май көнне инвалидларны социальләштерү буенча «Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен пикник оештырдылар. Чараны үткәрүдә шулай ук волонтерлар да катнашты.
Көндезге төркемнән кешеләр һәм аларның әти-әниләре физик күнегүләр комплексын башкардылар, төрле уеннарда катнаштылар. Чараның спорт өлеше бию флешмобы белән тәмамланды.
Аннары катнашучылар хәйриячеләр биргән күчтәнәчләр белән сыйландылар. Уеннар һәм яхшы компаниядәге пикник күңелле итеп аралашуга һәм вакыт үткәрүгә ярдәм итте.