Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Яшел Үзән муниципаль районының 18 предприятиесе һәм оешмасы катнашты.
Очрашу барышында 2021 елга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота үтәлеше, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны булдырмау, «Россиядә эш» порталы аша хезмәткәрләр сайлау һ. б. турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да «Россиядә эш» порталында эшләү буенча тулы инструкция, белешмәлекләр һәм лифлетлар алдылар.