«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр төрле халыкларның традицияләре турында сөйләштеләр

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

25 май көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без төрле – бу безнең байлыгыбыз, без бергә – бу безнең көчебез!» дигән дәрес узды.

Учреждениедә тернәкләндерү курсын төрле милләт балалары уза, шуңа күрә тәрбиячеләр аларга төрле халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтергә тырыштылар. Балаларга татар, чуаш, әрмән, мордва, украин телләрендәге җырларны тыңлау, бу халыкларның кызыклы йолалары, мәкальләре, әйтемнәре турында белү кызык булды.

Дәрескә йомгак ясап, балалар халыклар арасындагы дуслык милләткә бәйле түгел һәм башка тел моның өчен киртә түгел, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International