«Каенкай» тернәкләндерү үзәгендә Р. Мостафинны искә алу кичәсе узды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

21 май көнне Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары язучы Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә булдылар.

Чара кунакларына сәламләү сүзе белән Баулы муниципаль районы мәдәният бүлеге начальнигы Р. А. Моратова мөрәҗәгать итте. Соңыннан катнашучылар язучы турындагы якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев Рафаэль Әхмәт улын талантлы әдәби тәнкыйтьче буларак тасвирлады. Китапханә эше ветераны, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре С. К. Васикова язучы белән күп санлы очрашулары турында хатирәләре белән уртаклашты. Барлык чыгыш ясаучылар да авторның намуслылыгын, игелекле булуын билгеләп үттеләр.

Чара катнашучыларда онытылмаслык тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International