«Демография» милли проекты ярдәмендә Казанда яшәүче хатын-кызлар бушлай дизайнерлыкка укый

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

25 майда Казанда Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында «График дизайн» программасы буенча бушлай курслар ачылды. Яңа һөнәрне бала карау буенча отпускта булган әниләр, шулай ук эшсезләр үзләштерә.

Казаннан Анастасия Алексеева беренче дәрескә ун айлык кызы Виолетта белән килгән иде. Яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге турында ул Интернеттан белә. «Россиядә эш» порталында теркәлә, анкета тутыра һәм укырга чакыру ала.

«Фотошоп» программасын күптән өйрәнәсем килә иде һәм, ниһаять, эзләгәнемне таптым. Декретка кадәр мин суд приставы булып эшләдем. Безнең эшебез бик авыр, иртәннән кичке унга кадәр эшләргә туры килде. Шуңа күрә, гаиләмә күбрәк вакыт бирү өчен, эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә телим. Фото белән шөгыльләнергә планлаштырам, өйдән эшләргә җыенам», – дип сөйләде 27 яшьлек хатын-кыз.

Курсларның тагын бер тыңлаучысы Лилия Заһидуллина әлеге дәрескә кызы Эмилия һәм ире Артур белән килгән иде. Аның сүзләренә караганда, ире укуның ничек узуын карарга булган. Әмма оештыручылар дәресләргә балалар белән бергә беренче көнне генә килергә рөхсәт иткән. Аннары баланы әбисе караячак.

«Мин «Элекон» заводында эшлим. Курсларда яңа белемнәр алып, киләчәктә график дизайнер булып та эшли алачакмын. Балама ике яшь инде, эшкә чыкканчы тагын бер ел калды. Бу вакытны файдалы итеп уздырырга телим», – диде яшь әни.

«График дизайн» компетенциясе буенча 19 кеше белем ала. Уку төркемендә – бала карау буенча ялдагы хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар һәм эшсезләр. Программа 256 академик сәгатькә исәпләнгән. Укулар 25 майдан 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты бар, аның ярдәмендә 50 яшьтән өлкәнрәкләрнең, өч яшькә кадәр бала карау буенча декрет ялында булган хатын-кызларның квалификациясен күтәрү, яңадан әзерләү яки яңадан һөнәри укыту программалары гамәлгә ашырыла. Быелдан мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар да укый ала. Шулай ук программада эшсезләр һәм эш эзләүче кешеләр дә катнаша ала», – дип хәбәр итте журналистларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Спикер төрле белем бирү курсларына «Россиядә эш» порталында язылырга мөмкин булуын аңлатты. Укулар бушлай уздырыла, алар федераль бюджеттан финанслана. Татарстан Республикасында региональ операторлар:«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО, «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалы һәм Казан федераль университеты.

«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 25 майда Казанда тыңлаучыларның инде икенче төркеме укуга кереште. 11 май көнне РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казан филиалында беренче төркем укый башлаган иде.

«Демография» милли проекты, башка илкүләм проектлар кебек үк, 2019 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Фото авторы: ТР Хезмәт министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International