21 май көнне республиканың Чистай районында «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагы Геннадий һәм Надежданың никахларын теркәү тантанасы узды.
Яңа гаиләне котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова, интернат-йорт директоры Елена Четырчинская, учреждение хезмәткәрләре һәм яшь парларның дуслары килгән иде. Кияү белән кәләшкә матур котлау сүзләре ирештерделәр, кунаклар туй бүләкләре тапшырдылар.
Кама Аланы психоневрология интернаты директоры Татьяна Краснова да элек аның карамагында булганнарның шатлыгын уртаклашырга килгән иде.