Зәйдә чираттагы эшсезләр төркеме һөнәри белем алуга кереште

2021 елның 25 мае, сишәмбе

24 нче май көнне Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча сигез эшсез граждан һөнәри белем алуга кереште.

«Төягеч йөртүче» курсы буенча укуларны «Үзәк уку үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы үткәрә. Курс ачылышында гражданнар укыту программасы, укытучы белән таныштылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Мәшгульлек үзәге белгече Юлия Рәшит кызы уку вакытында каралган түләүләр һәм һөнәри әзерлек үткән эшсез гражданнарга каралган эшкә урнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International