Казанның мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2021 елның 25 мае, сишәмбе

29 нчы май көнне Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чаралар 11.00дән 15.00 сәгатькә кадәр «Крылья Советов» паркында һәм Горький исемендәге паркта узачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәләре эшендә шәһәрнең 38 әйдәп баручы эш бирүчесе катнашачак, алар урыннарда булган вакантлы урыннарга дәгъва кылучыларны сайлап алачак.

Килүчеләр шәһәр вакансияләр банкы белән таныша, шулай ук стажировка эше турында мәгълүмат ала алачаклар.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнарга мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре турындагы законнар, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Шулай ук татарстанлыларның эш эзләү буенча мастер-классларда катнашырга һәм «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай укуга гариза бирү мөмкинлеге булачак.

Барлык хезмәтләр гражданнарга бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International