Буа интернат-йортында медицина тематикасына лекция оештырылды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Бүген Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен гипертония авыруын профилактикалау турында лекция оештырылды.

Өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина сүзләренә караганда, кан басымының күтәрелү-төшүе инсульт, инфаркт, стенокардия һәм башка авыруларга китерә.

«Профилактикалауның нигезе – кан басымын арттыра торган факторларны бетерү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару. Шулай итеп, патологияне даруларсыз гына профилактикалау кагыйдәләре гади: көн һәм йокы режимын үтәү, калорияле һәм майлы ризыктан баш тарту, дозалы физик йөкләмәләр, зарарлы гадәтләрдән баш тарту», – дип сөйләде белгеч интернат-йортта яшәүчеләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International