Казан яшүсмерләренә һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм күрсәтелде

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча чараларның үтәлешен тәэмин итү кысаларында 21 майда Казан шәһәре Мәскәү районында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар өчен төркемле дәрес уздырылды. Чара балаларның һөнәри осталыкларын ачыклауга һәм һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә яшүсмерләр вакансияләр банкы һәм җәйге чорда эшкә урнашу тәртибе белән таныштылар. Белгечләр балаларның мөмкинлекләрен, сәләтләрен, һөнәри кызыксынуларын билгеләү максатыннан диагностика үткәрделәр. Шулай ук балигъ булмаганнар белән һөнәри үзбилгеләнеш буенча төркемле һәм индивидуаль консультацияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International