Гаилә – һәр кеше өчен дә төп байлык, ышанычлы тыл һәм таяныч. 15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне елдан-ел популярлаша бара. Бу көнне бөтен дөнья буенча гаиләләргә ярдәм итүгә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Гаилә иминлеге дәүләт үсешенең төп күрсәткече булып тора, шуңа күрә без гаилә институтын ныгыту һәм яклау, аналыкка, аталыкка һәм балачакка ярдәм итү өчен бөтен көчебезне куябыз. Дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтелә. Бүген Татарстан Республикасында өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 40 472 гаилә яши.
Яңа коронавирус йогышы пандемиясе илнең балалы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән социаль сәясәт векторының дөреслегенә тагын бер кат инанырга мөмкинлек бирде. Дәүләт тарафыннан кабул ителгән, моңа кадәр күрелмәгән социаль ярдәм чаралары күп кенә гражданнар өчен әйтеп бетергесез ярдәм булды. Әйтик, 2020 елда Татарстанда яшәүче 766 мең балага барлыгы 18 млрд сум күләмендә пандемия чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелде. Республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан 14 273 гаиләгә кирәкле социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.
2021 елның 21 апрелендә Россия Президенты В. В. Путин РФ Федераль Җыенына Юлламасында балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итү буенча яңа карарлар турында сөйләде. Шулай итеп, тулы булмаган гаиләләрдә үсүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәр кертеп балаларга түләү, авыр матди хәлдә булган йөкле хатын-кызларга айлык түләү билгеләнәчәк, ә 7 яшькә кадәрге баланы карау буенча больничныйлар, әнинең хезмәт стажына карамастан, хезмәт хакының 100 % ы күләмендә түләнәчәк. Россиянең барлык мәктәп балалары һәм булачак беренче сыйныф укучылары гаиләләре өчен, һәр балага 10 мең сум күләмендә, бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнәчәк. Мондый чара яңа уку елына әзерлек чорында гаиләләргә ярдәм итәчәк.
Татарстанда балалы гаиләләргә, федераль чаралардан тыш, өстәмә республика социаль ярдәм чаралары да күрсәтелә. Әйтик, 2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә кертелгән авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга балалар туганда бер тапкыр бирелә торган өстәмә ярдәм чарасы өченче һәм аннан соңгы балалар туу санының ел саен артуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле республикабыз авылларында яшәүче 7 362 кеше бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды инде.
Кадерле татарстанлылар! Халыкара гаилә көнендә һәрберегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм шатлык телим. Гаиләләрегездә бәхет һәм тынычлык хөкем сөрсен!
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова