Яр Чаллыда спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

2021 елның 14 мае, җомга

Махсус Олимпиаданы уздыруга әзерлек кысаларында 12 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Сәламәтлек марафоны» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Аның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм гражданнарның физик сыйфатларын үстерү.

«Сәламәтлек марафоны»нда катнашучылар – көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар. Чара ярыш формасында узды. Ике командага бүленеп, тернәкләнүчеләр төрле эстафеталарда катнаштылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Чарада барлыгы сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International