Халык арасында балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыру

2021 елның 14 мае, җомга

17 майда Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Шушы көн алдыннан Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы акция уздырды. Ул халык арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Чарада өлкән һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар, шулай ук муниципаль район халкы катнашты. Акция барышында алар балалар ышаныч телефоны авыр тормыш хәлен кичергән балаларга һәм өлкәннәргә телефон аша ашыгыч психологик ярдәм хезмәте икәнлеген белделәр. Шулай ук татарстанлылар тематик мәгълүмати буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International