Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече мәктәп укучылары өчен игелек дәресе үткәрде.
Социаль участокларның берсендә белгеч балаларны волонтерлык эшчәнлегенең төп төшенчәләре белән таныштырды, волонтерлыкның кешеләргә генә түгел, үз-үзеңә дә ярдәм итү икәне турында сөйләде: «Иреклелек үз-үзеңә ышанырга, кыенлыкларны җиңәргә һәм һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә».
Мондый чаралар, социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече сүзләренә караганда, балаларда актив тормыш позициясе формалаштыра һәм игелекле һәм гуманлы эшләр кылырга этәрә.