Ел саен Россиядә «Язгы игелек атнасы» акциясе уздырыла. Аның максаты иреклелек идеяләрен һәм кыйммәтләрен популярлаштыру һәм социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру.
Теләче районында акция кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм волонтерлар «Чисталык һәр йортка» һәм «Спорт – ул тормыш!» чаралары үткәрделәр. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларның йортларын җыештырдылар, тәрәзәләрне юдылар, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерделәр. «Язгы игелек атнасы» акциясе белән 18 социаль хезмәт алучы, шул исәптән 7 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны колачланды.