9 нчы Май алдыннан Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Идея Жилина янына барып кайттылар. Ул Олы Лызи авылында яши.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина әбинең яшәү шартлары белән канәгать булу-булмавы турында белеште, өлкән кешенең проблемалары яки тәкъдимнәре юкмы икәнен белде. Идея Жилина бөтен нәрсәдән һәм яңа гаиләнең үзенә карата мөнәсәбәтеннән канәгать булуын белдерде.
Җиңү бәйрәме уңаеннан Идея Николаевна сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты, сугыш еллары җырлары җырлады. Ул билгеләп үткәнчә, социаль тармак хезмәткәре белән очрашу аны рухландырды, киләсе 9 нчы Майга ул яңа җырлар өйрәнергә һәм үз репертуарын киңәйтергә вәгъдә итте.