Министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Республиканың Балык Бистәсе районы Масловка авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Тимофеевич Чичкинны Җиңү көне белән котладылар. Ветеранга кунакка ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рафаэль Исмәгыйлев килделәр. Чын күңелдән озын гомер һәм сәламәтлек теләп, Р. Ф. Вәлиуллов өлкән кешегә истәлекле бүләк тапшырды.

Ветеран мөхтәрәм кунакларга фронтка ничек эләгүе, үзенең сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Николай Тимофеевич сугыштан соң алты ай хәрби частьларда укый, Кенигсбергта эшли. 1945 елның 9 ноябрендә ул өенә кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International