Рөстәм Вәлиуллов Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Казанда Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов та катнашты.

Юнифайд-флорбол

Юнифайд-флорбол буенча турнир финалында Санкт-Петербург җыелма командасы Татарстан Республикасының беренче командасын җиңде һәм беренче урынны яулады. Бронза Татарстанның икенче командасы флорболчыларында.

Финал

Санкт-Петербург – Татарстан Республикасының беренче командасы – 8:0

Өченче урын өчен матч

Татарстан Республикасының икенче командасы – Ульяновск – 4:2

«Хисләр бик уңай. Ярышлар бик ошады, алар балалар өчен бәйрәм булды. Алар аралашу һәм спорт өлкәсендә зур тәҗрибә тупладылар. Барысы да бик шат», – дип сөйләде юнифайд-флорбол буенча Татарстан Республикасы командасы тренеры Артем Маркелов.

Хатын-кызлар

Мәскәү флорболчылары бөтен турнирны җиңелүләрсез узды һәм финалда аларның көндәшләренә җиңүгә өметләнү кыен булды. Бронза Татарстан Республикасының икенче җыелма командасында.

Финал

Мәскәү – Санкт-Петербург – 10:3

Өченче урын өчен матч

Татарстан Республикасы – 1 – Татарстан Республикасы – 2 – 1:9

Ир-атлар, 1 нче дивизион

Мәскәүнең тәҗрибәле командасы финалда кемеровскилыларны 7:1 исәбе белән җиңде һәм турнирда иң көчлесе статусын раслады.

Финал

Мәскәү – Кемерово өлкәсе – 7:1

Өченче урын өчен матч

Санкт-Петербург – Татарстан Республикасы – 1:5

«Егетләргә афәрин. Без флорбол белән бер ел шөгыльләнәбез, һәм бу алар өчен беренче турнир булды. Кемерово һәм Мәскәү белән матчларда безне җиңделәр, чөнки көндәшебез көчле иде, әмма бронза өчен уенда егетләр ихтыяр һәм характер күрсәттеләр», – дип билгеләп үтте Татарстан командасы тренеры Андрей Тычков.

Ир-атлар, 2 нче дивизион

Финал

Рязань өлкәсе – Яшел Үзән – 4: 1

Өченче урын өчен матч

Пермь өлкәсе – Новосибирск өлкәсе – 3:4

www.sokazan2022.com сайты материаллары буенча

Фото авторы: ТР Спорт министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International