Ел саен Россия Федерациясендә «Хәтер шәме» акциясе уза, ул фронтка киткән һәм кайтмаган кешеләрне искә алуга юнәлтелгән. Җиңү көнендә без бу изге датаны бәйрәм итеп кенә калмыйбыз, бу көнне якынайткан кешеләрне дә искә алабыз.
Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре дә бу акциягә кушылды. Алар шәмнәр кабыздылар һәм Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алдылар.

Шулай ук «Веста» белгечләре «Кызыл Кәнәфер» бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар. «Буыннар хәтере» хәйрия фонды ел саен челтәр кибетләре аша «Кызыл Кәнәфер» значокларын тарата. Значоклар сатудан кергән барлык акчалар сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән ветераннарга ярдәмгә бара.