«Веста» социаль ярдәм үзәге «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты

2021 елның 7 мае, җомга

Россиядә «Хәтер бакчасы» акциясе дәвам итә. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркемгә яшел һәйкәлләр булдыру.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре 6 май көнне акциягә кушылды һәм үзәк янындагы парк зонасы территориясендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә агачлар утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International