Тукай районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау оештырылды

2021 елның 7 мае, җомга

Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, авыл җирлеге вәкилләре, районның гомуми белем бирү учреждениеләре волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйлар, аларга котлау открыткалары тапшыралар.

Бүгенге көнгә Җиңү көне белән 35 социаль хезмәт алучыны, шул исәптән ике Бөек Ватан сугышында катнашучыны котладылар инде.

Сугышта катнашкан Миңнемулла Миңнегәрәев: «Күрсәтелгән игътибарлары һәм котлаулары өчен республика, район, Калмия авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм волонтерларга рәхмәт. Һәр бәйрәм концертсыз узмый. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар өйдә безнең өчен кечкенә концертлар оештыралар, язын-көзен сезонлы эшләр башкаруда булышалар. Балаларыбызның бәхетле булуына, тыныч вакытта яшәвебезгә мин бик шат».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International