Адаптив физик культура – кешенең физик һәм психик бозуларын төзәтүгә юнәлдерелгән чаралар системасы. Ул дәвалау, гомуми ныгыту, тернәкләнү һәм профилактик нәтиҗәләргә ия.
Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы буенча инструктор Е. И. Климова психофизиологик мәсьәләләрне хәл итүдә комплекслы алым куллана. Адаптив физик культура буенча дәресләр спорт залында үткәрелә һәм аэробика буенча күнегүләрне, ДФК элементларын, сулыш гимнастикасын үз эченә ала. Дәресләрдә төрле спорт җиһазлары кулланыла.
Социаль хезмәт алучылар белән адаптив физик культура буенча дәресләр аларның физик, психик һәм социаль адаптациясенә ярдәм итә.