Буа районында менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен музейга экскурсия оештырылды

2021 елның 7 мае, җомга

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече менталь тайпылышлары булган гражданнар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. Чараның максаты – рухи һәм әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру.

Музей хезмәткәре кунакларга якташларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында сөйләде, экспонатлар, фронт хатлары, геройларның шәхси әйберләре белән таныштырды. Бу реликвияләр барысы да тынычлык өчен тормышларын да кызганмыйча көрәшкән гади солдатларның батырлыгы турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International