«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр уен-сәяхәттә катнашты

2021 елның 7 мае, җомга

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән «Безне Җиңү көтә» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чара патриотлык, ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләүгә, шулай ук балаларның бәйрәм турында белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән иде.

Уен-сәяхәт барышында балалар «Переправа», «Санчасть», «Партизан бул» һ. б. станцияләрдә очраган төрле биремнәр үтәделәр. Уен катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм коллективны тагын да ныграк берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International