Үсештә артта калучы балалар белән эшләүдә инновацион алымнар

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Кукмараның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге психологы Дания Йосыпова үз эшендә «Бала тарафыннан җибәрелә торган интеракция» методикасын куллана. Консультациянең максаты – ата-аналарны үсештә артта калучы балалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү алымнарына өйрәтү.

Ата-аналар бала үсешендә иң яхшы чагылыш табылучы үз-үзеңне тотуның билгеле бер формаларына өйрәнәләр. Консультацияләр барышында ата-аналар мөмкин кадәр гади тел, интонация, мимика кулланырга өйрәнәләр, алар исә үсештә артта калучы балаларга мәгълүматны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Бу методиканың өстенлеге баланың сөйләм күнекмәләрен, аның гамәли осталыгын үстерүгә ярдәм итүдә, бала һәм ата-аналар арасындагы элемтәне ныгытуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International