Түбән Кама волонтерлары тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен открыткалар ясадылар

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен открыткалар әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чарада «Игелек буыны» отрядының дүрт волонтеры катнашты.

Мастер-класс башында социаль педагог волонтерларга ветераннар турында сөйләде, алар бергә тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының авыр тормышы турында уйландылар. Открыткалар ясаганда кызлар сугыш еллары турында ишеткәннәрне, ветеран туганнарын, сугыш турында фильмнарны искә төшерделәр.

Чын күңелдән һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт хисе белән ясалган бүләкләрне балалар күршедә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International