Махсус Олимпиадага әзерлек һәм «Хәрәкәт активлыгы тренировкасы (МАТР)» программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт-күңел ачу чарасы узды. Ул инвалид балаларның барлык категорияләре өчен дә үтемле иде, чөнки үз эченә спорт өстәл уеннарын алды.
Джакколо, кульбутто, корнхолл яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмый, хәтер, логик фикерләү, сабырлык, интеллектны һәм зирәклекне үстерә.
Спорт бәйрәме күңелле һәм дустанә атмосферада үтте. Катнашучыларга спорт мәйданчыгында булган җанатарлар көч биреп тордылар. Ярыш балаларның якынаюына, аларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итте.
