Түбән Камада социаль хезмәт алучыларга янгын куркынычсызлыгы турында искәрттеләр

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре, янгын күзәтчелеге вәкилләре белән берлектә, «Ут белән шаярма!» дигән чара үткәрделәр. Анда социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты.

Чара янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгытуга, ут белән сак эш итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Янгын күзәтчелеге инспекторы Түбән Камада һәм республикада янгыннар статистикасы белән таныштырды, газ һәм электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты, янгыннарның төп сәбәпләре турында сөйләде, шулай ук янгын чыккан очракта гамәлләр тәртибен искә төшерде.

Чара ахырында катнашучылар тематик видеороликлар карадылар һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International