Балтач районында «Кайгырту» ата-аналар клубы эшли

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Кайгырту» ата-аналар клубы кысаларында «Тәрбия авырлыклары» дигән профилактик чара уздырганнар.

Дәрескә балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор һәм полиция хезмәткәрләре чакырылган иде. Дәрес барышында катнашучылар тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм «Гаилә серләре» техникасын кулланып ситуацион бурычлар чиштеләр. «Күпер» фильмын караганнан соң, социаль хезмәт алучыларның һәрберсе балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә җаваплы карарга кирәклеге турында нәтиҗә ясый алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International