Азнакай интернат-йорты карамагындагы өлкәннәр шахмат-шашка турнирында катнашканнар

2021 елның 30 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Азнакай интернат-йортында социаль хезмәт алучылар шашка һәм шахмат ярышларында катнаштылар.

Чара Актүбә шәһәр тибындагы поселокның 65 еллыгына һәм Азнакай муниципаль районының 90 еллыгына багышланган. Ярышны шәһәр тибындагы поселок башлыгы А.Л. Севостьянов ачып җибәрде. Ул катнашучыларга җиңел булмаган спорт төрендә уңышлар һәм җиңүләр теләде. Чараны җирле үзидарә депутаты Газизов И.И. оештырды.

Интернат-йортта бик күп әзерлек турнирлары узды. Шашка буенча икенче урынны Гареев Мирсәид, шахмат буенча 3 урынны Хөсәенов Рафис алды.

Барлык призерларны грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International