«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» программасы буенча спорт эстафетасы оештырылды

2021 елның 30 апреле, җомга

29 апрель көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» программасы кысаларында эстафета узды. Әлеге чара агымдагы тернәкләндерү курсы балалары өчен соңгы сынау булды. Тәрбияләнүчеләр ярышларда бик теләп катнаштылар һәм күнегүләр ясадылар. Һәр катнашучы үз командасы җиңү өчен барысын да эшләргә тырышты. Иң актив җанатарлар ролендә ата-аналар да читтә калмады. Спорт эстафетасы тигез исәп белән тәмамланды. Бәйрәмне алып баручы, дәвалау физик культурасы инструкторы Роман Покалев катнашучыларга дуслык җиңде дип игълан итте. Һәр бала символик бүләк алды һәм дәресне уңай энергия һәм күтәренке кәеф белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International