«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге Махсус Олимпиада кысаларында программалар кертә

2021 елның 30 апреле, җомга

28 апрель көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Полуэктова Л.В., социаль педагог Семина Д.А. «Без көчле рухлы» дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты – балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау.

Чара «Спорт хәрәкәте» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин ярдәме белән үткәрелде.

Тернәкләнүчеләр спорт табышмакларына җавап бирделәр, аннары каршылыклар полосасын уздылар, командаларда ярыштылар һәм хәтта биеделәр.

Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф алдылар һәм татлы призлар һәм иҗат өчен җыелмалар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International