29 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары «Язгы уяну» дип исемләнгән чарада катнаштылар. Үзәк карамагындагылар Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында төрле халыкларның әдәбияты белән таныштылар.
Белгеч социаль хезмәтләр алучылар белән нинди шигырьләр яратуы, нинди халыклар поэзиясе аларның күңеленә якын булуы һәм аларны барыннан да бигрәк нинди темалар кызыксындыруы турында фикер алышты.
Социаль хезмәт алучылар төрле ил шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Шигырь кичәсендә катнашучыларга бигрәк тә туган як турында шигырьләр ошады.
Чарада ун кеше катнашты.