Бөгелмәнең «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Динара Хәйретдинова шәһәр урамнарында «Наркотикларга ышанычлы «юк» дигән мәгълүмати-аңлату акциясе үткәргән.
Акциянең максаты – яшьләрнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын наркомания һәм наркоҗинаятьчелеккә каршы көрәш проблемасына җәлеп итү, наркотикларга каршы пропаганда һәм психоактив матдәләр кулланудан баш тартуга мотивация формалаштыру.
Акциядә катнашучылар мәктәп укучылары, учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре иде. Алар барысы да «Синең җавабың ышанычлы «юк», «Балагыз психоактив матдәләр кулланмасын өчен нәрсә эшләргә» дигән буклетлар алды. Акциядә катнашучылар актив рәвештә диалогка керештеләр, наркотикларга карата тискәре карашларын белдерделәр һәм аларны куллану – үз-үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә каршы җинаять, дип билгеләп үттеләр.