«Өмет чаткысы» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән персональ мәгълүматларны яклау турында сөйләштеләр

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең Интернет челтәрен куллану һәм шәхси мәгълүматларны яклау мөмкинлекләре турында белемнәрен күтәрү максатыннан 28 апрельдә «Шәхси мәгълүматлар һәм шәхси мәгълүмат» дигән танып-белү чарасы үткәрелде.

Балалар «Шәхси мәгълүматлар» төшенчәсе, заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштылар. Тәрбияче Инна Нурмиева тәрбияләнүчеләргә шәхси мәгълүматны саклау ни өчен кирәклеген һәм шәхси мәгълүматлар белән ничек куркынычсыз итеп интернетны кулланырга кирәклеген аңлатты. Балалар видеоролик карадылар, анда шәхси мәгълүматка үтемлелекне саклау ысуллары күрсәтелде, шулай ук балаларга «Интернет челтәрендә шәхси мәгълүматларны яклау» дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International