28 апрель көнне «Здравушка» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шигырь кичәсе узды. Балалар янына журналист, язучы, А. Алиш премиясе лауреаты Нурия Сәйяр һәм «Акчарлак»ның баш мөхәррире урынбасары Эльмира Флүн килде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Балалар һәм ата-аналар өчен кунаклар үзләренең автор әкиятләрен һәм шигырьләрен укыдылар, Татарстанның бай әдәби мирасы турында сөйләделәр. Әсәрләр рус һәм татар телләрендә яңгырады. Авторларның сөйләгән әкиятләре һәм шигырьләре балаларда чын-чынлап соклану уятты һәм аларның әти-әниләрен шатландырды.