Европа иммунлаштыру атнасын үткәрү буенча чаралар планы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре мөдирләре (Вахитов һәм Идел буе районнары) өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы иммунлаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышын оештырдылар.
Түгәрәк өстәл утырышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлегенең баш белгеч-эксперты Ф.А. Амрахова, районнарның иҗтимагый оешмалары рәисләре, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында социаль яклау бүлеге башлыгы урынбасары, Казан шәһәренең Вахитов районындагы РМПҮ бүлеге мөдире катнашты.
Очрашу барышында йогышлы авыруларны кисәтүдә вакциналаштыруның әһәмияте һәм иммунлаштыру мәсьәләсе буенча халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү турында фикер әйтелде. Барлык катнашучыларга җәмгыять әгъзалары белән алга таба эшләү өчен мәгълүмати материаллар тапшырылды.