Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында янгын куркынычсызлыгы буенча «Искорка» программасы кысаларында «Янгын – куркыныч ул» дигән темага дәрес үткәрелде.
Чара башында балаларга янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләр турында искә төшерделәр. Аннары материалны уен формасында беркетергә тәкъдим ителде. Балалар «Янгын куркынычсызлыгы» темасы буенча кроссвордлар чиштеләр һәм янгын сүндерү һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү вариантлары буенча төрле ситуатив сценкалар уйнадылар.
Мондый чаралар балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, янгын белән балалар шаяруы аркасында килеп чыккан янгыннарны булдырмау һәм янгын чыккан очракта гамәлләр тәртибен булдыру максатыннан үткәрелә.