Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләргә ачык һавада йөргәндә куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Яз килү белән шәһәр яны һәм урман зоналарына бару ешая, бу талпаннар тешләү куркынычының үсүенә китерә. Россиядә инвалидлыкка, еш кына кеше үлеменә китергән авыруларның берсе талпан энцефалиты булып тора. Талпаннар – энцефалит вирусының төп таратучылары.

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында талпаннар уяну сезонының кызган чагында шәфкать туташлары Ишимбаева Розалина һәм Нәҗмиева Илүзә социаль хезмәт алучылар белән талпан энцефалиты турында әңгәмә үткәрделәр. Медицина хезмәткәрләре паркларда, скверларда һәм урманнарда йөрү вакытында ничек дөрес киенергә кирәклеге турында сөйләделәр. Урманда булганда һәр 15-20 минут саен үз-үзеңә һәм үзара тикшерү үткәрергә кирәк.

Белгечләр җәяү йөрү вакытында талпаннарны куркыта торган махсус химик чаралар кулланырга киңәш итте. Шулай ук шәфкать туташлары вирус белән зарарлануның беренче симптомнары турында сөйләделәр һәм талпан табылганда гамәлләр тәртибе белән таныштырдылар. Беренче эш итеп медицина хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Очрашу ахырында социаль хезмәт алучылар талпаннардан иң яхшы саклану – куркынычсызлык техникасын үтәү икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International