Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Г. Тукайның тууына 135 ел һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Шагыйрьгә чәчәкләр» дигән шигърият бәйрәме узган.
Кыска гына гомер эчендә Тукай бик зур иҗади мирас калдырды. Өлкәннәр шагыйрьнең тормыш юлы турында күп яңалыклар белделәр, шагыйрьнең замандашларының бөек татар улы турында хатирәләрен тыңладылар. Балалар бик теләп туган тел, гади халык тормышы турында шигырьләр укыдылар. Чара барышында татар телендәге җырлар яңгырады.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырырга булыштылар, анда өлкән яшьтәге кешеләр Г.Тукай иҗаты белән якыннан таныштылар.