2021 елның 26 апреленнән 2 маена кадәр Европа иммунлаштыру атнасы үткәрелә. Европа иммунлаштыру атнасының төп максаты – халыкның йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунлаштыруның әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.
27 нче апрель көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллектуаль үсештә тайпылышлары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр өчен көндезге төркемдә «Прививкалар турында без нәрсә беләбез? » дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар уен формасында кул гигиенасы кагыйдәләре белән таныштылар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары һәм социаль педагоглары катнашучыларга түләүсез вакцинация узу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Төркем дәресендә катнашучыларга белешмәлекләр, брошюралар һәм прививкалар календаре таратылды.