27 нче апрель көнне Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте белгече белән берлектә «Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Зәй шикәре» ААҖ пенсия яшендәге хезмәткәрләре белән күчмә мәгълүмати очрашу уздырганнар.
Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйсән Баһаветдинова пенсия алды яшендәге гражданнарга бирелә торган ташламалар һәм гарантияләр, шулай ук «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай уку һәм квалификация күтәрү мөмкинлеге турында сөйләде.
Клиентлар хезмәтенең баш белгеч-эксперты Лилия Рәхимҗанова очрашуда катнашучыларга яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә чыгуның һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү кебек актуаль мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Чара ахырында барлык катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм оештыручыларга алынган мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.